Буа районыннан махсус операциядә катнашучы хәрби мәктәптә сыйныфны ремонтларга булышкан
Буа районыннан махсус операциядә катнашучы Андрей кайчандыр үзе укыган Боерган мәктәбендә бер сыйныфны ремонтлау өчен акча биргән. Яңа уку елына бүлмәнең диварларын, идәнен, парталарны буяганнар, челтәр һәм пәрдәләр сатып алганнар.
Буа районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Андрей кыска вакытлы ялда. Ул ялга кайткач үзенең сыйныф җитәкчесе Надежда Никонова белән очрашкан.
Педагог әйтүенчә, Андрей сыйныфтагы мебельне дә алыштырырга теләгән, әмма укытучы мондый зур бүләкне кабул итмәгән. Чөнки башкарганы да – зур эш.
«Безнең Андрей – яшьләр өчен бөтен яктан үрнәк: ул һәрвакытта да нык холкы, кыюлыгы һәм гаделлеге белән аерылып торды. Яңа уку елын яңа шартларда башларга кем ярдәм итүе хакында укучыларыма да әйтәчәкмен», - ди Надежда Никонова укучысы белән горурланып.
2023 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин карары белән Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Элегрәк Буа районыннан махсус операциядә катнашучылар «Мирас» үзәгендә яшьләр белән очрашу үткәргән, хәрбиләрнең берсе үз шевронын бүләк иткән иде.