Евро бәясе 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 107 сум чиген узды
Мәскәү биржасында евро бәясе узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр 107 сумнан югары күтәрелде. Сату-алу мәгълүматлары шуны раслый.
Мәскәү вакыты буенча 10.40 сәгатьтә Европа валютасы 107,06 сумга сатылды.
Евро 100 сум чиген беренче мәртәбә 6 июльдә узган иде.