Русия сугыш тәртибе кертелгән очракта Европа Шурасына хәбәр итмәячәк
Хәзерге кануннарга ярашлы, сугыш һәм гадәттән тыш хәл кертелсә, президент БМО баш сәркатибенә һәм Европа шурасына Русия кеше хокукларын һәм ирекләрен чикләү белән бәйле халыкара килешүләрне үтәү бурычыннан тайпылачак дигән хәбәр салырга тиеш. Путин исә хәбәр салмаска дигән төзәтмәләр кертте.