Мәгариф министрлыгы: Иң күп олимпиада җиңүчеләрен дүрт муниципалитет мәктәпләре әзерли
Иң күп олимпиада җиңүчеләрен Казан, Чаллы һәм республиканың Актаныш һәм Саба районнары мәктәпләре әзерли. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бу муниципалитетларда республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны күп һәм алар тотрыклы», - диде ул.
Закирова сүзләренчә, олимпиадаларда укучыларның җиңүләре муниципаль район мәгариф системасының нәтиҗәлелеге күрсәткече булып та хезмәт итә.
Аерым фәннәр буенча олимпиада казанышларына килгәндә, Татарстан укучылары химиядә көчле, дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.
«Физика буенча олимпиада җиңүчеләрен әзерләүне яңадан карадык. Быел бары бер укучы гына Россия дәрәҗәсендә призлы урын яулады, бу безнең өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә без чишелеш юлларын эзләүне дәвам итәбез», – дип искәртте ул.