Сергиев Посадта завод территориясендә шартлау вакытында зыян күрүчеләр 43 кешегә җиткән
Сергиев Посад шәһәрендә шартлау вакытында зыян күрүчеләр саны 43 кешегә җиткән, шуларның алтысы – реанимациядә. Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.
«Сергиев Посад район хастаханәсенә 43 кешене китерделәр. Алтысы – реанимациядә, аларның тәне пешкән һәм баш сөяге җәрәхәтләнгән, тагын 22 кешене травматология бүлегенә алып килделәр», - дип искәртте губернатор.
Билгеләп үтелгәнчә, җимерекләр астында тагын 5 кеше булырга мөмкин. Хәзерге вакытта урында 16 - ашыгыч ярдәм һәм 3 катастрофалар медицинасы бригадасы эшли, шулай ук санавиацияне дә җәлеп иткәннәр.
Хастаханәдә дә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы көчәйтелгән.
Искәртеп узабыз, бүген Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә урнашкан оптика-механика заводы территориясендә шартлау булды. Элегрәк 35 кешенең зыян күрүе хакында хәбәр ителгән иде.