Миңнеханов һәм Петушенко Татарстанда М12 трассасын төзү хакында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Автодор» Дәүләт компаниясенең идарә рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Яклар Татарстанда М12 тиз йөрешле автомобиль юлын (республикада аның озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк) төзү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Яңа трасса Мәскәүдән Казанга кадәр юлда үткән вакытны киметергә мөмкинлек бирәчәк – 12 сәгать урынына юлны 6,5 сәгатьтә үтеп булачак. Биредә машиналар хәрәкәтен ел ахырында ачарга ниятлиләр.
Кичә Рөстәм Миңнеханов Идел аша салына торган күпердә төп эшләрнең тәмамлануына багышланган тантанада катнашты, шулай ук М12 трассасындагы яңа күпернең фотосын күрсәтте.