Бүген Казан татар укытучы мәктәбе тарихы турында ачык лекция була
Бүген Казан Кремлендә Гавами урыннар ишегалдында «Казан татар укытучы мәктәбе: тарих битләре» лекциясе узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Спикер – тарих фәннәре кандидаты, КФУның Татарстан тарихы кафедрасы доценты Чулпан Саматова.
Тыңлаучылар Казан татар укытучы мәктәбенең нинди булуын, анда кем укыганын, укытканын һәм аның белән җитәкчелек иткәнен, шулай ук уку процессының нинди булуын беләчәк.
Лекция 19:00 сәгатьтә буа янындагы амфитеатрда башлана. Керү – ирекле. Һава торышы начар булган очракта, тыңлаучылар белән очрашуны Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр (4 нче подъезд, 2 нче кат), дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.