Түбән Камада көмеш туйларын билгеләп үтүче гаиләне бүләкләделәр
Түбән Камада яшәүче гаилә көмеш туйларын, бергә яшәүнең 25 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.
Түбән Кама районы буенча ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шамшудиновлар әле төзелеп кенә килгән, Түбән Камада өйләнешкән.
ЗАГС идарәсе белгечләре көмеш юбилярларны бергә яшәүләренең 25 еллыгы белән котлады һәм истәлеккә аларга китаплар һәм мактаулы акт тапшырды.