Казан зооботаника бакчасы йортсыз хайваннарга ярдәм җыя
Казан зооботаника бакчасы «Үз кайгыртуыңны күрсәт!» дигән хәйрия акциясен башлап җибәрде. ТР башкаласының битараф булмаган кешеләре аңа кушыла һәм йортсыз хайваннарга ярдәм итә ала. Бу турыда Казан мэриясе яза.
Тарихи территориягә керү өлешендә ярдәм җыю өчен махсус контейнер урнаштырылган. Көчекләр өчен азык (коры һәм желе), уенчыклар, ятаклар, муенчаклар, металл мискиләр, резин перчаткалар, юу чаралары, кәгазь сөлгеләр, табаклар, швабралар, чиләкләр һәм чүпрәк-чапрак кабул ителә.
Халыкара йортсыз хайваннар көненә багышланган хәйрия акциясе 18 августка кадәр дәвам итә. Ярдәм җыю көн саен 9:00 дән 19:00 гә кадәр уза. Шәһәрлеләр китергән барлык әйберләр «Көчек патруле» волонтерлар корпусына һәм «Зооцентр» приютына тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.