«Безнең заман» фестивале җиңүчесенә Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
«Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчесе – махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шәйдуллинга проект үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Аммоний» акционерлык җәмгыятенең карбамид җитештерү цехы аппаратчысы Ренат Шәйдуллин эшче яшьләрнең иҗади коллективы составында предприятиене «Безнең заман» дәрәҗәле фестивалендә лаеклы тәкъдим итә. Тугызынчы фестивальдә «Аммоний» командасы гран-при алды», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Хәзерге вакытта Ренат махсус хәрби операциядә катнаша. Бу атнада туган шәһәренә кыска вакытлы ялга кайткан. «Җиңүчеләрне игълан иткәндә Ренат сәхнәне үпте. Ул бик талантлы шәхес. Бу уникаль кадр - безнең фотобанкның бизәге», — дигән бүләкне тапшырырга килгән «Наше время-Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.
«Ренат Рамил улы үзенчәлекле харизмалы, искиткеч сөйкемле артист. Хәтта Казанда да аның фанатлары бар. Мин аңа бүләкне шәхсән тапшыра алуыма шатмын», дигән ул тәбрикләү чыгышында.
«Бүген безгә күңелле миссия йөкләнгән - безнең заман герое Ренат Рамил улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырабыз. Ул районның якты йолдызы», дип котлауларга кушылган Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева.
«Әлегә мин предприятиедәге вазифамны калдырып тордым. Бу сезонда фестивальдә дә катнаша алмаячакмын, әмма күңелемдә һәм уйларымда мин һәрвакыт «Безнең заман» командасы белән. Мин махсус хәрби операциядә катнашам. Татарстанга туганнарны һәм якыннарны күрергә кыска ялга кайттым. Җиңү белән кайтырбыз, һичшиксез», - дип рәхмәт белдергән ул җавап сүзендә.