Әлмәттә хәрбиләрнең гаилә әгъзалары борынгы уен коралларында уйнап карады
Әлмәтнең «Нур» психологик ярдәм үзәге базасында әниләр, хатыннар һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар, шулай ук педагоглар һәм педагог-психологлар Андрей Танзюның мастер-классында булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Перкуссионист, мультиинструменталист, саунд-продюсер, аранжировщик, солист борынгы дөнья уен коралларында уйнарга дәресләр бирә.
Очрашу Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Ретрит-2023» проекты кысаларында узды.