Мәскәү Музыка йортында Айдар Җәббаровның «Көтәм! Ышанам! Яратам!» спектакле була
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында башкала халкына һәм кунакларына режиссер Айдар Җәббаровның «Көтәм! Ышанам! Яратам!» музыкаль спектакле тәкъдим ителә. Ул Мәскәү Халыкара музыка йортында 24 августта узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
Мюзикл татар халкының легендар «Идел буе каеннары», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Ак чәчәкләр» әсәрләре мотивлары буенча куелган. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Традиция буенча бу вакыйгага Мәскәү һәм Татарстан җитәкчелеге һәм чит ил илчеләре килүе планлаштыра.
Тантанада катнашырга теләүчеләргә гаризаны 20 августның 15.00 сәгатенә кадәр калдырырга кирәк. Бу хакта тулырак вәкиллек сайтында хәбәр ителә.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре 23-25 августта узачак. Узган ел бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Мәскәү Музыка йортында гала-концертта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.