Казан Башкарма комитеты олимпиадада җиңүчеләргә түләүләр күләмен раслады
Казанда мәктәп укучылары өчен бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар өчен премияләр күләме билгеләнде. Иң зур түләү 40 мең сум тәшкил итәчәк. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыкты.
Премияләр шәхси характерда, аларның күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Шулай итеп, 8нче сыйныф укучылары өчен республика укучылар олимпиадасы, геология, Татарстан тарихы буенча республика укучылар олимпиадасы җиңүчеләренә һәм призерларына 5 мең сум күләмендә түләү (салым ташламаларын да кертеп) каралган.
7-11 сыйныф укучылары өчен ана телендә белем алган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре кебек фәннәр буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерларга 20 мең сум түләнә. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр дә шундый ук суммага исәп тота ала.
Иң зур премияләр бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләргә бирелә, ул 40 мең сум.
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары 30 мең сум алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган уку елы йомгаклары нигезендәТатарстан бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча өченче урынны саклап калды – 250 дән артык укучы беренче урыннарны алды.