Эквадорда президентлыкка кандидатны атып үтергәннәр
Эквадор башкаласында президентлыкка кандидат Фернандо Вильявисенсьо атып үтерелгән, дип хәбәр итә ТАСС.
Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаятьче Китода сайлау алды митингы вакытында президентлыкка кандидатның башына өч тапкыр аткан.
Якынча мәгълүматлар буенча, тагын 8 кеше яраланган, шуларның 7се хастаханәгә озатылган.
Һөҗүм итүче утлы коралдан алган җәрәхәтләрдән һәлак булган, дигән хәбәр ачыклана.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Вильявисенсьо президент кәнәфие өчен ярышта җиңәрлек тавыш җыя алмаган.