Балык Бистәсенең Башкарма комитеты вәкиле: Шәл бәйләүчеләр ихтыяҗ булмауга зарланмый
Татарстанның Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Вафина мамык шәл бәйләүчеләрнең ихтыяҗ булмауга яки продукцияне сата алмауга бәйле зарлары булмавын әйтте.
«Шәлләргә ихтыяҗ, тынып торган вакыт булды, тик соңгы ун елда шәлләрне ала башладылар. Кем күчтәнәчкә ала, кем бүләккә, үзенә дип алучылар да бар. Бәлки, бу халыкчан булуга омтылу белән аңлатыладыр. Мин шәлне бәйлим, тик кая куярмын икән, дип зарланучылар юк. Кайвакыт белгән кешеләргә мөрәҗәгать итәбез, ә калмаган була», – дип сөйләде ул «Бистә шәле» фестиваленә багышланган матбугат очрашуында.
Балык Бистәсендә шәл бәйләүче осталар чималны башка төбәкләрдән сатып алуын да әйтте.
«Районда кәҗә асраучы хуҗалыклар бар, әмма йомшак, җиңел шәл өчен нәселле кәҗә йоны кирәк, шуңа сатып алалар. Нигездә, Волгоград өлкәсеннән сатып алалар. Осталар инде кемнән аласын белә, сатучылар да кемгә тәкъдим итәсен белә. Алар арасында элемтә бар», – диде ул.