Рөстәм Миңнеханов Кырымда яңартылган клуб һәм «Казан» скверын ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымның Форос бистәсендә республика ярдәмендә яңартылган клуб һәм аның янындагы скверда булды. Ул объектны капиталь ремонтлау һәм иҗтимагый киңлекне төзекләндерү буенча эшләрнең сыйфатын бәяләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Сквер «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге янында урнашкан, анда Татарстан балалары ял итә (җәйге сезонда анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 670тән артык бала, «Сәләт - Аршан» сменасында – 171 бала (шуларның 101е – Татарстаннан) сәламәтлеген ныгыткан).
2021 елның августында Ялта хакимияте башлыгы Янина Павленко ТР Рәисенә ремонт үткәрү инициативасы белән мөрәҗәгать иткән. Проект 2 ел эчендә гамәлгә ашырылган, яңартылган скверга «Казан» исемен бирергә карар кылганнар.
«Бистәдә яшәүчеләрне котлыйм, биредә яхшы комплекс һәм бик матур сквер барлыкка килде. Барысы да бик яхшы оештырылган. Бу җир безгә якын, биредә бик күп татарстанлылар ял итә. Форос алга таба тагын да матурайсын», - диде Рөстәм Миңнеханов сәфәре вакытында.
Бинага реставрация ясаганнар һәм заманча техника белән җиһазландырганнар – биредә секция һәм түгәрәкләр, мәдәни-массакүләм һәм мәгълүмати-агарту чаралары, мастер-класслар оештырылачак, кино да күрсәтеләчәк. Клубта шулай ук ветераннар хоры һәм робототехника түгәрәге эшләр дип көтелә.
«Казан» скверында заманча спорт мәйданчыклары, таганнар урнаштырылган, күзәтү мәйданчыгы да бар. Территория азмобильле гражданнар өчен дә тулысынча җиһазландырылган.
Клуб һәм скверга тоташкан яр бу зонасында япмалар һәм шезлонглар куйганнар.
Кырым башлыгы Сергей Аксенов Рөстәм Миңнехановка һәм объектларны яңартуда тырышып эшләгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Бүген без Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән Фороста капиталь ремонттан соң ачылган клубны карадык, - дип искәртте Аксенов. – Ремонт эшләре һәм территорияне төзекләндерү иганәчеләр акчасына башкарылды, ә федераль субсидияләр ярдәмендә тиешле җиһазлар сатып алынды».
Ялта хакимияте башлыгы Янина Павленко билгеләп үткәнчә, бу - бистәдә яшәүчеләр һәм биредә ял итүчеләр өчен зарыгып көтеп алынган проект булган. Ул кабул ителгән карар өчен Сергей Аксенов һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде – дусларча элемтәләрне ныгыту кысаларында ике республика арасында Казан һәм Ялтаның тугандаш шәһәрләр булачагы турында килешү имзаланды.
«Без яңа скверны «Казан» дип атадык, ә Казанда «Форос» дип исемләнгән скверның ачылуын көтәбез», - диде Янина Павленко.