Фәрит Бикчәнтәев Камал театры чыгарган спектакльләрне арыслан тудыру белән чагыштырды
Фәрит Бикчәнтәев Камал театры чыгарган спектакльләрне арыслан тудыру белән чагыштырды.
Театрда яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларның башка театрларда премьераларның күп булып, Камал театрында аз булуы турында соравына җавап итеп, Фәрит Бикчәнтәев мәсәл сюжетын искә төшерде.
«Имеш, урманда хәбәр тарала – арысланның баласы туган икән. Хайваннар патшасы бит инде – бөтенесе котларга җыела. Куян килә: караса - бер бала. «Ии без атна саен унышар бала табабыз», ди. «Сез бит кроликларны табабыз, без арысланны», дип җавап бирә моңа арыслан», диде ул көлеп.
Камал театрының баш режиссеры мәсәлгә өстәп башка аңлатма бирмәде.
- Быел Камал театры беренче премьерасын 25 августта ук чыгара – Илгиз Зәйниевның «Ситса туй» пьесасы буенча Айдар Җаббаров комедия куя.
- 7 ноябрьдә - Марсель Сәлимҗановның туган көненә Рамил Гәрәев «Игезәк» спектаклен чыгара. Спектакль Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы нигезендә эшләнә. Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллинның трилогиясенә (»Дуслар җыелган җирдә», «Миләүшәнең туган көне» һәм «Хушыгыз») алынырга уйлый.
- Яңа сезонда театр спектакль куярга Айрат Абушахманов һзм Алехандро Гонсалес Пучены чакырган – сөйләшүләр бара.
- Айдар Җаббаров «Хуш, авылым» документаль спектакленең дәвамы турында уйлана.
-
Камал театры 118 нче сезонын 18 август көнне легендар «Зәңгзр шәл» спектакле белән ача.