Россиядә тугыз катлы агач йортлар төзи башларга җыеналар
Янгынга каршы хезмәт сынаулары тәмамланганнан соң Россиядә тугыз катлы агач йортлар төзелә башлаячак. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләне РФ Президенты Владимир Путин һәм төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин тикшергән.
Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта эшнең конструктив өлеше тәмамланган һәм дүрт катлы шәхси агач йорт төзелгән. Тугыз катлы йорт төзелеше мәсьәләсе, аның сүзләренчә, әлегә «экспертиза тикшерүендә». Бу хакта «Труд» сайты яза.
Россия Президенты, үз чиратында, 2023 елның 1 июненә кадәр агач йорт төзелеше мөмкинлеген җайлырак итү өчен законнарга төзәтмә кертү үтенечен искәртте. Путин шулай ук агач корылмалар төзелешен мөмкин кадәр тизрәк эшләтеп җибәрү проектын гамәлгә ашыруны сорады.
Элегрәк Агач йорт төзелеше ассоциациясе рәисе Дмитрий Руденко агачтан күп катлы йортлар төзү белән кызыксыну материалларның агачтан яңа төре - CLT - панельләр (Cross-Laminated Timber) барлыкка килү белән бәйле, дип белдергән иде. Мондый йортлар Австриядә, Германия, Бөекбритания, Франция, Скандинавия илләрендә, шулай ук Канада һәм Австралиядә бар инде.