Татарстан Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә йортлар төзеп тапшыра
Татарстан Республикасы һәм «Татнефть» хәйрия фонды Курган өлкәсенең Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән кешеләргә 18 йорт тапшырачак.
Бүген Алабугада шундый корылмаларның берсе күрсәтеләчәк. «Миллиард.Татар» ачыклаганча, сүз Модульле конструкцияләр төзү комбинаты җитештергә торган каркаслы-панельле йортлар турында бара. Йортларны авылга панельләр рәвешендә алып китәчәкләр. Йолдызда аларны подрядчылар төзеп урнаштырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның маенда Йолдыз авылында янгын 220 йортны юк итте һәм берничә кешенең гомерен өзде. Шул ук вакытта авылның Җәмигъ мәчете зыян күрми калды. Бөтен илдән килгән татар җәмәгатьчелеге шунда ук зыян күрүчеләргә ярдәм итә башлады. Бер көн эчендә авылны торгызу өчен 2 миллион сумнан артык акча җыелган иде.