Рөстәм Миңнеханов Сергиев Посадтагы шартлауга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сергиев Посад шәһәрендәге шартлауга бәйле рәвештә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Шартлау нәтиҗәсендә 60тан артык кеше зыян күрде, бер хатын-кыз хастаханәдә вафат булды.
«Һәлак булучыларның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга кызгану, теләктәшлек белдергән сүзләрне тапшыруыгызны сорыйбыз. Язмышлары әле һаман да билгесез булып калган туганнары өчен кайгырган кешеләрнең барысына да түземлек һәм ныклык, шулай ук әлеге гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез», - диелә телеграммада.
9 августта Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә урнашкан оптика-механика заводы территориясендә шартлау булды. Нәтиҗәдә, бер кешенең гомере өзелде, 60тан артыгы зыян күрде, 12се хәбәрсез югалды.