Махсус хәрби операциядә катнашучының улына һөҗүм итү турындагы эшне яңадан караячаклар
РФ Генераль прокуратурасы Екатеринбургта «Z» символы төшерелгән башлык кигән баланы мыскыл итү турындагы суд карары белән риза булмыйча шикаять бирәчәк. Күзәтү ведомствосы сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2023 елның апрель аенда Екатеринбург кешесе бер ишегалдында «Z» символы төшерелгән башлык кигән балага һөҗүм иткән. Ир-ат малайны эләктереп алмакчы булган, ә тегесе качып өлгергән.
Нәтиҗәдә, Екатеринбург шәһәренең Ленин районы суды җинаять эшен туктатты һәм ир-атка 7 мең сум күләмендә штраф салды.
Генераль прокуратурада суд карары белән риза булмауларын әйттеләр. Күзәтү ведомствосында ачыклык кертүләренчә, суд тикшерүендә зыян күрүче һәм аның законлы вәкиле булмаган. Моннан тыш, Екатеринбург кешесенә карата кузгатылган эш туктатыла алмый, чөнки ул «әхлак кысаларына сыймый һәм мәктәп укучысына каршы юнәлдерелү белән бергә, үсеп килүче буынны социаль-әхлакый яктан тәрбияләүгә һәм Россия мәнфәгатьләренә дә зыян китерә».