Россия Хөкүмәте ил авиатармагына ярдәм йөзеннән 5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк
Транспорт инфраструктурасының тотрыклылыгын арттыру һәм очышларны тагын да үтемлерәк итү өчен, Министрлар Кабинеты һава хәрәкәтен оештыру буенча Дәүләт корпорациясенең инвестицион программаларын гамәлгә ашыруга тагын 5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, быел гражданнар авиациясе тармагына ярдәм йөзеннән 5 миллиард сум бүленгән инде – бу чаралар югары квалификацияле коллективны саклау һәм санкция шартларында очышларга өзлексез хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен кирәк булган.
Мишустин соңгы вакытта илнең һава киңлегендә авиарейслар саны тотрыклы рәвештә артуын искәртте.
«Акчалар шулай ук төбәк аэропортларын үстерү, мәгълүмати системаларның сакланышын көчәйтү өчен зарури булган радиолокацион җиһазлар сатып алу, шулай ук җитештерү предприятиеләре белән килешүләрне аванслау һәм киләчәккә нигез булдыру өчен дә кирәк», - диде ул.