Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

«Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды

0
«Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды

«Казан сөлгесе» дип исемләнгән VIII халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү 20 августка кадәр дәвам итә. Бу хакта конкурс оештыручылары хәбәр итә.

«Фестиваль-конкурс «Казан сөлгесе» дип исемләнгән борынгы татар халык җыры хөрмәтенә аталган. Конкурс 28-30 августта Казанда була. 30 августта Татарстан Республикасы бәйрәме көнендә җиңүчеләр катнашында зур гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә. Конкурска тыңлаулар онлайн һәм офлайн форматта уза», - дип язылган бәйгенең нигезләмәсендә.

Нигезләмә белән тулырак танышып чыкканнан соң, гаризаларны kazanskoe.polotentse@bk.ru почта адресына юлларга кирәк.

«Казан сөлгесе» фестиваленең төп бүләге – осталар чиккән татар сөлгесе. Казан сөлгесе зур мәгънәгә ия. Беренчедән, сөлге – матурлык билгесе. Икенчедән, ак төс – чисталык, пөхтәлек билгесе. Гала-концерт Каюм Насыйри урамында урнашкан сәхнәдә ачык һавада була. Барлык катнашучыларны көтеп калабыз», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан сөлгесе» фестивале җитәкчесе һәм идея авторы - Лима Кустабаева.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурста профессионаллар һәм үзешчәннәр катнаша ала. Бәйгедә 4 яшьтән алып балалар һәм олыларга катнашу мөмкинлеге бар. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).

Фестиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре, халыкчан бию (соло, ансамбль). Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкара. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.

Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәният үзәге. «Казан сөлгесе» фестиваленең президенты һәм идея авторы - Лима Кустабаева.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

Лунный свет в ваших волосах: Как выбрать благоприятные дни для стрижки в мае


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Лолита получила серьезные ожоги в Болгарии




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России