Башкортстанда халык шагыйре Мостай Кәримнең тормышы һәм иҗаты турында спектакль куячаклар
Туймазы татар дәүләт драма театрында җәйге яллардан соң труппаның традицион җыелышы булды. Коллектив җитәкчеләре алдагы сезонга планнар һәм театрның үсеш перспективаларын билгеләде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«32нче сезонда «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында коллектив Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган спектакль куярга ниятли. Пьеса аның көндәлекләренә һәм Әлфия Мостай кызы турындагы кыска хикәяләргә нигезләнеп язылачак», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка театрның матбугат хезмәтендә.
Яңа сезонда тамашачылар игътибарына алар инде яратып өлгергән «Җәмилә» (Ч.Айтматов), «Борһан йорты» (И.Зәйниев), «Кадерле кияү» (Р.Фатыйхов), «Кызлар, ишек ачыгыз!» (Н.Гаетбаев), «Синең өчен үзем үләрмен» (М.Кунафин), «Потомок» (В.Жеребцов), «Кадриль» (В.Гуркин), «Нәни принц» (А.Сент-Экзюпери), «Дорогая Елена Сергеевна» (Л.Разумовская) кебек спектакльләр тәкъдим ителәчәк.