«Әхмәдзәки» мәчетендә малайлар өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре үткәрелә
Август ае дәвамында «Әхмәдзәки» мәчетендә һәр атнаны малайлар өчен Коръән уку һәм ятлау буенча әзерлек дәресләре үткәрелә. Ул Коръән уку буенча башлангыч белемнәр үзләштерүне үз эченә ала.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәресләрне «Әхмәдзәки» мәчете имамнары алып бара. Белешмәләр өчен телефон: +7 927 447-68-75 (Марат хәзрәт).