Чаллыда бер хатын-кыз игезәкләр тапкан, алар – гаиләдә алтынчы һәм җиденче балалар
Чаллының Кама балалар медицина үзәге Перинаталь үзәге табиблары күп балалы гаиләгә игезәкләр табарга ярдәм итте. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр.
Нәтиҗәдә, ике кыз дөньяга килгән, алар - гаиләдә алтынчы һәм җиденче балалар.
«Сабыйлар 37 атналык булып дөньяга аваз салды. Туганда аларның авырлыгы 2230 һәм 2300 грамм тәшкил итте. Кызлар хәзер – яңа туган сабыйлар реанимациясендә. Табиблар фикеренчә, сабыйларның хәле тотрыклы, шулай да аларга күпмедер вакыт хастаханәдә булырга туры киләчәк», - дип искәрттеләр Кама балалар медицина үзәгендә.
Гаиләдә, игезәкләрдән тыш, дүрт кыз һәм бер малай бар, иң олы кызга – 12 яшь.