Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасыннан Казанга кадәр 6,6 километр озынлыгында юл төзеләчәк
Татарстанның Яшел Үзән районында 2023 ел ахырында – 2024 ел башында А295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасыннан Казан чигенә кадәр М7 «Идел» автомобиль юлы төзелә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бу 6,65 километр озынлыгындагы гомумшәһәр әһәмиятенә ия магистраль юл булачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Юлның машиналар хәрәкәте өчен дүрт полосасы һәм 1,5 – 3 метр киңлегендәге тротуарлары булачак. Моннан тыш, 2 метр киңлегендә ике яклы велосипед юлы төзү дә каралган.