Татарстанда сәнәгать диспансеризациясе турында сөйләштеләр
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Татарстан хезмәт коллективларында диспансеризация үткәрү турында фикер алышу өчен очрашты.
Искәртик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, республикада сәнәгать диспансеризациясе башланды, ике министрлык бу елның апрелендә уртак эш башлады.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә табиблар 438 предприятиедән 73 268 хезмәткәрне караган.
«Статистика буенча, хезмәткә сәләтле халыкның өчтән береннән артыгы ике ел һәм аннан да күбрәк медицина оешмасына йөрмәгән. Үз хезмәткәрләрен яшәү урыны буенча диспансеризациягә җибәргәч, алар аны узачак, дип ышанып булмый, ә монда хезмәткәрләрнең йөз процент тикшеренү узуы гарантияләнгән. Моннан тыш, беркая да барырга кирәкми, без үзебез предприятиегә киләчәкбез», - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында белдерүләренчә, диспансеризациянең икенче этабына 7,5 мең кеше җибәрелгән, бу тикшеренү узучыларның 10 проценты дигән сүз. Ягъни хезмәткәрләрдә сәламәтлекләре белән ниндидер проблемалар табылган, алар җентекләп карауны таләп итә.
«Бөтен сәнәгать өлкәсе исеменнән табибларга, Сәламәтлек саклау министрлыгына ярдәм, игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез - безнең дуслар. Барлык сәнәгатьчеләр дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлеге белән кызыксыналар дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Сәнәгать диспансеризациясен узу өчен, предприятие беркетелгән поликлиника белән килешү төзергә кирәк, дип өстәде ул предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Бу бөтенләй бушка.
«Бу сезнең һәм сезнең коллектив өчен мөһим», - диде Коробченко.