Татарстанда эссе булу сәбәпле, электр энергиясен куллану буенча яңа рекорд куелган
Татарстанда электр энергиясен куллануның яңа җәйге рекорды куелган. Бүген бу күрсәткеч 14.00 сәгатьтә 4170 МВтка җиткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның төбәк энергетика системасы диспетчерлык идарәсендә сөйләделәр.
Элеккеге рекорд узган дүшәмбе көнне куелды, ул вакытта электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 4163 МВт дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
Җәйге рекордларның сәбәбе — Татарстанда аномаль эссе һава торышы булу, бу кондиционер йөкләнешен арттырган.
Искәртик, фаразлаулар буенча, республикада эсселек тагын ким дигәндә ун көн дәвам итәчәк. Хәзер Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4 градуска югары, урманнарда янгын куркынычы саклана.