Сочида туристлар утырган автомобиль кыяга бәрелгән, 9 кеше зыян күргән
Бүген Сочида юл-транспорт һәлакәте булган, анда 9 кеше зыян күргән, шул исәптән бала һәм көмәнле хатын. Бу хакта ТАСС Краснодарский краеның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеле булганча, Сочиның Лазеревск районы Солохаул авылында УАЗ джипын йөртүче идарә итә алмаган, нәтиҗәдә машина юл кырыена чыккан һәм кыяга бәрелгән.
Зыян күргән туристларның гомеренә куркыныч янамый. Медиклар тиешле ярдәмне күрсәтә.
Сочи прокуратурасы юлда йөрү кагыйдәләрен бозу һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү факты буенча тикшерү башлаган.