Рөстәм Миңнеханов Ту-214 самолеты производствосын үстерүгә әзерлек турында сөйләде
Татарстан өчен елга Ту-214 җитештерүне 20 самолетка кадәр арттыру бурычы тарихи вакыйга булды. Куелган максатка ирешү өчен башта җитештерү куәтләрен үстерергә кирәк. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Аның сүзләренчә, хәзер эшнең иң кызган вакыты.
«Дәүләт башлыгы тарафыннан елына егерме Ту-214 самолетын чыгару бурычы куелды. Бу санны арттыру өчен Казан авиация заводының җитештерү куәтләрен арттырырга кирәк. Хәзер киң күләмле төзелеш эшләре бара, хөкүмәт рәисе алар белән танышты», - диде Миңнеханов «Бизнес-журнал»га биргән интервьюсында.
Ул шулай ук Татарстанга бу максатларга 41,8 млрд сум бүлеп бирү карары өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Акча Илкүләм иминлек фондыннан җибәрелгән.
Ту-214 самолеты барлык заманча таләпләргә җавап бирә, аның киң күләмле производствосын эшләтеп җибәрү бөтен илнең авиация тармагы өчен мөһим, дип ассызыклады Миңнеханов.
«Елына егерме Ту-214 самолетын чыгару проекты җиһазлар китерү һәм белгечләр әзерләү күзлегеннән җентекләп эшләнгән. Ил җитәкчелеге куйган барлык бурычларны бергә башкарачакбыз», - дип йомгаклады Миңнеханов.
Искәртик, июнь аенда Казанга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде, ул Казан авиация заводында да булды һәм ТУ-214 агрегат-җыю производствосының төзелә торган цехын бәяләде. Шул ук вакытта ул Татарстанга 41,8 млрд сум бүлеп бирү карары турында игълан итте, бу билгеләнгән күрсәткечләргә «тизләтелгән темпта» ирешергә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.