Нигъмәтуллин: Россиядә Хәрби-һава көчләре көне - Ватанга батырларча хезмәт итү символы
12 августта билгеләп үтелә торган Хәрби-һава көчләре көне — Ватанга батырларча күпьеллык хезмәт һәм хәрби бурычны фидакарь үтәү символы. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең котлавында әйтте.
«Авиация һәрвакыт РФ Кораллы Көчләренең иң мобиль һәм маневрлы төре булып, илнең иминлеген һәм аның мәнфәгатьләрен һава чикләрендә лаеклы тәэмин итә», — дип әйтелә Хөкүмәт порталында чыккан текстта.
Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, хәрби авиация тарихы Ватаныбызның героик үткәненнән аерылгысыз, хәрби очучыларның батырлыклары һәм Бөек Ватан сугышы елларында авиасәнәгатьтә эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган.
«Бүген Россия Армиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр һәм лаеклы варислары булып авиация белгечләре, хәрби очучылар һәм штурманнар тора. Алар хәрби бурычларын намус белән үтиләр, илебез иминлеген, аның дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда, халыкара террорчылыкка каршы көрәштә авыр хезмәтне кыюлык белән башкаралар, махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтиләр», — дип билгеләп үтте беренче вице-премьер.
Аның сүзләренчә, Россия Хәрби авиациясе үсешенә авиатөзелеш предприятиеләренең меңләгән коллективлары зур өлеш кертә. Нигъмәтуллин республика халкын Хәрби-һава көчләре көне белән котлады һәм нык сәламәтлек, иминлек, ил файдасына хәрби һәм тыныч хезмәттә уңышлар теләде.