Чаллы татар драма театрында яңа сезонны «Диләфрүзгә дүрт кияү» премьерасы белән ачалар
Чаллы татар драма театры яңа сезонда тамашачыларны «Диләфрүзгә дүрт кияү» премьерасы белән каршы алачак. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.
«Сезонны Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән ачабыз. Ул бик кадерле, чөнки аны татар сәхнәсенең бөек осталары уйный иде. Премьера 8 сентябрьдә була», - дип сөйләгән театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
13 октябрьдә татар классикасы булган «Ак калфак» куела. Спектакльдә үзенә атап җыр язган егеткә генә үз мәхәббәтен бирергә вәгъдә иткән кыз турында хикәят сурәтләнә.
1 декабрьдә тамашачылар Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектакле премьерасын карый алачак. Аннан Яңа елга балалар өчен спектакльләр әзерләнә.
Шулай ук Яңа елга кадәр «Хәл бу ки...» спектакленең премьерасы планлаштырылган. Сезон ахырында театрда Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе уйналачак.
Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без 41нче ел балалары» дигән җитди материалына әзерлек башлау планлаштырыла, спектакль Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак, диелә хәбәрдә.