Новосибирск татар мәдәни үзәгендә «Тәмле булсын» милли аш-су фестивале була
Новосибирск татар мәдәни үзәгендә «Тәмле булсын» милли аш-су фестивале узачак. Бәйрәм 30 август көнне 18.00 сәгатькә башлана, дип хәбәр ителә ВКонтактеда Новосибирск татарлары сәхифәсендә.
«Тәмле булсын» милли аш-су фестивале Татар мәдәнияте йортында оештырыла. Бәйрәм прораммасында «Кош теле» конкурсы, шулай ук татарча токмач кисүдә мастер-класс үткәрү, татар мдәнияте күргәзмәсен тәкъдим итү, сату ярминкәсе каралган. Бәйрәм чарасына килүчеләрне татар халык уеннары һәм концерт программасы да көтә», диелгән хәбәрдә.