Әлмәттә гадәти булмаган алсу төстәге бөҗәк табылган
Әлмәттә яшәүче Екатерина Шкаева үзенең бакчасында ал төстәге чикерткәне күрә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Екатерина сүзләренчә, бу бөҗәк, гомумән, үз кардәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормый – ул шундый ук кечкенә – 1,5-2 см озынлыкта, үзенчәлекле тавыш чыгара һәм яфраклар белән туклана. Аны башкалардан төсе генә аерып тора.
«Мондый бөҗәкләр сирәк очрый. Алар турында мәгълүматны без National Geographic (Нэшинал Джеографик) фәнни-популяр журналында таба алдык. Басмага ышансак, мондый чикерткәләрне Бөекбританиядә ешрак очраталар», диелгән хәбәрдә.
Галимнәр мондый төс эритризм нәтиҗәсе дип фаразлый. Бу сирәк очрый торган генетик мутация, кызыл, кызгылт сары һәм алсу пигментның артык күләме белән бәйле.
Экспертлар әйтүенчә, үз үзенчәлекләре аркасында маскировкалана алмаган бөҗәкләр ерткычлар өчен күренеп тора һәм гомерләре кыска була.
Кайбер белгечләр фикеренчә, мондый бөҗәкләр дошманнарны җәлеп итми, киресенчә, куркыта, чөнки табигатьтә еш кына якты төс агу булу билгесе.
«Әлегә алсу бөҗәк Екатерина бакчасында яши. Ә аның оныгы хәтта бөҗәккә Кузя исемен дә биргән», диелгән хәбәрдә.