Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Татарстан Диния нәзарәте «Кол Шәриф» мәчетендә биюче блогерны тәнкыйтьләде

0
Татарстан Диния нәзарәте «Кол Шәриф» мәчетендә биюче блогерны тәнкыйтьләде

Татарстан Диния нәзарәте «Кол Шәриф» мәчетендә биеп видео төшергән блогер кызны тәнкыйтьли. Видео таралуга бәйле рәвештә Нәзарәт рәсми мөрәҗәгать чыгарды. Текст Диния нәзарәте сайтында бирелә. Тулы вариантны тәкъдим итәбез.

«Мөхтәрәм дин кардәшләр, милләттәшләр, татарстанлылар, республика кунаклары!

Шушы көннәрдә «Кол Шәрифтә» үкенечле вакыйга булды - Казанга кунакка килгән туташ мәчеткә кереп үзенең биегәнен видеога яздыра һәм аны социаль челтәрләрдә тарата. Видеосы хакында сөйләгәндә, ул үзенең шатлыгын һәм горурлыгын тыя алмый: янәсе, аның биюен башка пабликларда чыгарганнар һәм шуның белән ул танылды.

Татар халкы һәм Казан шәһәре кунакчыллык һәм толерант булуы белән билгеле, әмма үз динен һәм гореф-гадәтләрен тирән хөрмәт итә. «Кол Шәриф» татар тарихы һәм мәдәниятенең чагылышы булып тора, ул - татарның йөзек кашы, бәгыре, борынгы бабаларыбызның хәтере, шуңа күрә мәчет берьюлы музей булып та хезмәт итә. Ул Казан ханлыгының атаклы мәчете урынында салынды һәм татарның соңгы имам-сәете исеме белән аталды. «Кол Шәриф» халыктан җыелган акчага 10 ел буе төзелә. Шуңа күрә анда әдәпсезлек кыланышлары бөтен дөнья буйлап сибелгән миллионлаган татарларның хисләрен һәм хәтерен рәнҗетә.

Мәчет - ул Аллаһ йорты, гыйбадәт кылу, рухи чистарыну һәм әхлаклылык урыны, ә андагы көлеш һәм бию ише күңел ачулар динне һәм иманны кимсетә, мөселманнарга гыйбадәт кылырга комачаулый! «Бәкара» сүрәсенең 114 аятендә болай диелә: «Аллаһның мәчетләрендә Аның исемен искә алуны комачаулаучыдан һәм аларны җимерергә тырышучыдан да залимрәк кеше була аламы?! Андыйларга анда (мәчетләргә) курку белән генә керү тиеш иде. Аларга - дөньяда хурлык, Ахирәттә исә бик зур газап булачак».

Мондый кыланыш махсус хәрби операция шартларында да мыскыллау белән тиң: солдатларыбыз, шул исәптә мөселманнар да, безнең тыныч-имин тормыш хакына кан түккән көннәрдә бию биюләр һәм хайп ясау бөтенләй урынсыз булып тора. Солдатлар хәрби кырларда безнең рухи кыйммәтләр, гомумкешелек әхлакый кагыйдәләр өчен көрәшә! «Кол Шәриф»тә һәм Татарстанның башка мәчетләрендә мәхәлләләр алар өчен дога кыла, гуманитар йөкләр җибәрү өчен акча җыя, терәкне белдерү өчен хәрби частьләргә йөри…

Бөек Ватан сугышы тарихыннан да совет халкының, яшенә, милләтенә һәм диненә карамыйча, шул исәптә яшь егет-кызлар да солдатларга фронтта һәм тылда ярдәм итәргә омтылганы мәгълүм, алар көчләреннән килгәнчә җиңүгә үзләреннән өлеш керткән. Хәзерге яшьләрне шушы эшкә актив җәлеп итәргә, аларга Ватанның тарихы, Аллаһка иман китерү һәм әхлак турында сөйләргә кирәк.

Кызганыч ки, күптән түгел Тверь өлкәсенең бер чиркәвендә дә балигълыкка ирешмәгән яшьләр бию биегәннәре өчен җирле Прокуратура һәм тикшерү органнары тикшерүләр башлаган. Татарстан Диния Нәзарәте мондый гамәлләрне, аеруча «Кол Шәрифтә» биегән блогерны кискен рәвештә гаепли һәм аның кыланышын «алкышлаган» кешеләрне дә акылга һәм намуска килергә чакыра, чөнки сүз һәм фикер иреге чиксез була алмый һәм изге төшенчәләрне һәм җирләрне мәсхәрәләүгә юл ачарга тиеш түгел», диелә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов имзалаган текстта.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Я не пью алкоголь вообще: Анастасия Волочкова резко ответила на слухи об алкоголизме




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)


Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru