«Башкорт аты» фестивалендә җиде чит илдән кунаклар килгән
Башкортстанның Баймак районында «Башкорт аты» фестивале тәмамланды. Быел ул халыкара булды, анда җиде чит илдән кунаклар катнашты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Телеграм-каналында Баймак районында яшәүчеләрне кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдергән. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.
«Фестивальне Башкортстанның Баймак районында уздырабыз. Баймак районында һәм Урал аръягының башка районнарында яшәүчеләргә кунакчыллык, ә оештыручыларга чараның лаеклы дәрәҗәдә оештырган өчен зур рәхмәт. Киләсе елда «Башкорт аты» III фестивалендә очрашканга кадәр», - дип язган төбәк җитәкчесе.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, фестиваль икенче ел рәттән Граф күле ярында уздырыла. Бәйрәмгә ат караучылар, ат үрчетү белгечләре һәм галимнәр, декоратив-гамәли иҗат осталары, һөнәрчеләр, рәссамнар, иҗади коллективлар, фольклорчылар, этнографлар, спорт ярышларында катнашучылар килгән иде.
Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Чечня, Дагыстан, Рязань, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән кунаклар бар иде.