Татарстанда яшәүчеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр
Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Яшенле яңгыр, җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Шул ук вакытта эсселек сакланачак.
Иртәгә, 14 августта, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген төнлә +9..+14 градус, көнбатышта +20 градуска кадәр, ә иртәгә көндез +27..+32 градус фаразлана.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 13 метр, яшен вакытында 15-20 метр булачак. Бүген төнлә һава температурасы +18..+20 градус, көндез +28..+30 градус була.
Сишәмбе, 15 августта, республикада кабат кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлана. Көндез һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Искәртик, урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүен кабат озайттылар.