Уралда мәчет төзелешенә акча җыюда Татарстан тәҗрибәсеннән файдаланачаклар
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Урал Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Михаил Козлов Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә (Үзәк мөфтият) булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Абдул Котдус Ашарин Урал башкаласында Җәмигъ мәчете төзелешенә һәм документлар рәсмиләштерүгә акча җыюдагы кыенлыклар турында сөйләде. Татарстан кунагы исә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Меценатлар клубының эш тәҗрибәсе, аның тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар (шул исәптән дини корылмалар сафка бастыру өлкәсендә) хакында сөйләде һәм мөфтине алар белән танышырга чакырды.