Приставлар җиде ай эчендә татарстанлыларның 9,6 миллиард сум бурычын түләттергән
Татарстан приставлары җиде ай эчендә бурычлы затларның 9,6 миллиард сум әҗәтен түләттергән. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 миллиард сумга күбрәк. Республика Суд приставлары идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Ведомствода бурычларның булу-булмавын приставлар сайтындагы «Башкарма производстволар мәгълүматлар банкы» бүлегендә тикшерергә киңәш итәләр. Идарәнең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, быел татарстанлылар мәгълүматлар базасына 277 155 тапкыр кергән.
Бурычлылар исемлегендә үз фамилияңә тап булган очракта, 8(843) 514-92-21 номерына шалтыратырга кирәк. Тагын да тулырак мәгълүмат кирәк булса, мәгълүматлар базасында күрсәтелгән адрес буенча суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.