Шумерля шәһәре Җәмигъ мәчетендә балалар өчен чыгарылыш кичәсе булды
Чувашиянең Шумерля шәһәре Җәмигъ мәчетендә җәйге дини-белем бирү курсларына йөргән балалар өчен чыгарылыш кичәсе булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәни кунакларны кызыклы программа (мавыктыргыч тест, бүләкләр, чәй мәҗлесе һәм курсларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшыру) көтә иде. Җәйге курслар 2 атна дәвам итте, шушы вакыт эчендә балалар ислам диненең нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышты, тәһарәт алырга (һ.б.) өйрәнде. Курслар шулай ук әхлакый тәрбия бирүне һәм көн саен укыла торган мөһим догаларны да үз эченә алды.
Балалар мәчеттә үткәрелгән вакыттан канәгать калуларын һәм алдагы курсларны көтүләрен әйтте.