Рөстәм Миңнеханов «Армия-2023» Халыкара хәрби-техник форумына килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Армия-2023» Халыкара хәрби-техник форумы чараларында катнаша, дип хәбәр итте аның матбугат хезмәте. Форум бүген Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә һәм «Кубинка» аэродромында ачылды.
Быел форум инде тугызынчы тапкыр уза. Бу – хәрби сәнәгать өлкәсендә алдынгы идеяләр һәм өр-яңа эшләнмәләр күрсәтелә торган корал һәм хәрби техника күргәзмәсе.
Форумда 1,5 меңнән артык предприятие (алар арасында Татарстан компанияләре дә бар) үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Искәртеп узабыз, Татарстан эшләнмәләре арасында кунакларга пилотсыз очу аппаратларының яңа үрнәкләрен һәм Ми-17 вертолетын күрсәтәчәкләр.
Элегрәк форум куакларына Россия Президенты Владимир Путин да мөрәҗәгать иткән иде. Ул быел әлеге чарада пилотсыз очу аппаратларына аерым игътибар бирелүен искәртте. Кунакларны шулай ук саклану министры Сергей Шойгу да сәламләде. Ул форумда махсус операция зонасында кулга төшерелгән Көнбатыш коралларыннан аерым стенд оештырылуы хакында сөйләде.