Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә эшкә 800 яшь укытучы килә

0
Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә эшкә 800 яшь укытучы килә

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә эшкә 800 яшь укытучы киләчәк. Бу хакта яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасында билгеле булды. Чара Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында узды.

Эшкә керешергә әзер яшь белгечләргә республика җитәкчелеге үгет-нәсихәт бирде. Педагогларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды.

«Бүген сезнең тормышыгызда үзенчәлекле көн — хезмәт биографиясе башлана. Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә җиңел булмаган, әмма шул ук вакытта кызыклы эш көтә. Мөгаллимлек итү һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт булды. Хәзерге мәгълүмати ачыклык, белемнәрне тиз яңарту чорында педагогның профессиональлеге һәм компетентлыгына таләпләр күп тапкырлар арта», — дип билгеләп үтә Миңнеханов.

Аның фикеренчә, заманча мәктәп балаларны иҗади фикер йөртергә, үз идеяләрен үстерергә һәм тормышта гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш.

«Безнең педагогик берләшмә бу сыйфатларны гражданлык һәм патриотизм белән гармонияле рәвештә формалаштыруга, туган телгә, мәдәнияткә һәм үз халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелергә тиеш. Сез тәрбияләгән балалар үз Ватаннары белән горурланырга, туган республикаларының иминлеге һәм чәчәк атуы өчен эшләргә омтылырга тиеш», – диелә Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә.

Һадиуллин, республика җитәкчелеге мәгариф системасына һәрвакыт ярдәм күрсәтә, дип өстәде. «Укытучылар моны бик яхшы аңлый. Казан кичә укытучылар өчен 6 мең ноутбук алды. Ай ахырына кадәр башка муниципалитетлар да алачак. Мондый ярдәм булганда, эшлисе килә. Яшь укытучыны сынаулар көтә, анысы аңлашыла. Әмма мин укытучы булуыма үкенмим. Сезнең дә моңа беркайчан да үкенмәвегезне телим. Сез эшкә килгән мәктәпләрдә сезне яратуларын, кадерләүләрен, хөрмәт итүләрен телим, шул исәптән, коллегаларыгыз һәм укучыларның әти-әниләренең дә», – диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яшь педагогларга.

Үзбәкстанның мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү министры Хилола Умарова да яшь укытучыларга эшләрендә уңышлар теләде. «Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән күп проектлар планлаштырдык, тәҗрибә уртаклашырга ниятлибез. Татарстан педагогларын бик тә үзебезгә чакырырга телибез», — дип ассызыклады ул.

Сентябрь аеннан республика мәктәпләрендә эшли башлаячак педагоглар багышлау тантанасында рус һәм татар телләрендә яшь укытучы антын бирде. Чарада шулай ук яшь педагоглар гимны башкарылды. Моннан тыш, белгечләр Россия мәгариф министры Сергей Кравцовтан үгет-нәсихәт алды.

Татарстанда берничә ел дәвамында иң кирәкле фәннәр буенча булачак укытучыларны әзерләүгә стипендия ярдәме проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта анда 800дән артык студент катнаша, алар Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм КФУның Алабуга институтында белем ала. Өч ел эчендә әлеге проект ярдәмендә республиканың мәгариф оешмаларына 450гә якын белгеч эшкә урнаштырылган.

Багышлау тантанасы Татарстанда укытучы статусын һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү максатыннан 2016 елдан үткәрелә. Быел чара Педагог һәм остаз елы кысаларында һәм Россия педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан узды.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Брановицкий

Продвижение Песен, Музыки, Стихов ВКонтакте. Способы и методы увеличения прослушивания песни, музыки, стихов ВКонтакте.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге

Пензенские регбистки выиграли первенство России


WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России