Роспотребнадзор чит илләрдән килүчеләр өчен Covid-19 анкетасын гамәлдән чыгарды
Роспотребнадзор Россиягә чит илләрдән очып килүче гражданнар өчен Covid-19 анкетасын тутыруны гамәлдән чыгарды. Әлеге карар хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.
Документта Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 18 мартында чыккан 7 санлы «Covid-2019 таралуны булдырмау максатыннан изоляция режимын тәэмин итү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында әйтелә.
Яңа үзгәрешләр чит илләрдән килгән пассажирлар өчен анкета тулысынча гамәлдән чыгарыла дигәнне аңлата.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, хәзер Россия Федерациясенә эпидемиологик хәлнең начарлануы күзәтелгән илләрдән килүчеләр арасында гына сайлап алып коронавирус инфекциясенә тест үткәрәчәкләр.