Татарстанда сугыш, махсус хәрби операция ветераннарының бүләкләрен урлаучы тоткарланган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү баш идарәсе хезмәткәрләре Татарстандагы коллегалары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сирәк трофей һәм бүләкләрен урлауда шикләнелгән антикварчыны тоткарлаган. Бу хакта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, явыз ниятле бу кеше ачык чыганаклардан РСФСР Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән кешеләр турында мәгълүмат ала. Алар, нигездә, «Татнефть» нең элеккеге хезмәткәрләре, бу сирәк бүләкне әле 1990 еллар башында ук алганнар.
Фото: © Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы
Антикварчы аларга яки аларның балалары, оныкларына мөрәҗәгать итә, үзен мәкалә өчен мәгълүмат җыючы журналист яки музей хезмәткәре дип таныштыра. Алардан бүләкләрен күрсәтүне сорый һәм, уңайлы вакыт табып, оригиналны аңа охшаш күчермәсенә алыштыра, ә урланган бүләкләрне социаль челтәр аша 200 мең сумнан башлап коллекционерларга сата.
Нәкъ шул ук схема буенча карак башка бүләкләрне дә урлый. Аның корбаннары арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шул исәптән, махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.
Фото: © Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы
Антикварчы коллекциясенә Советлар Союзы Герое Йолдызы, Дан ордены, Александр Невский ордены һәм «Батырлык өчен» медале эләккән.
Тентү вакытында җинаятьчедән 43 бүләк һәм антиквар корал, шул исәптән, атуга яраклы 1874 елгы үрнәктәге француз винтовкасы тартып алынган.
Әлмәттә бу факт буенча законсыз рәвештә корал алу, тапшыру, сату, саклау, ташу, җибәрү яки йөртү һәм аерым кыйммәткә ия әйберләрне урлау турында җинаять эше кузгатылган.