Дагыстанда шартлауда һәлак булучылар саны 35 кешегә җитте
Махачкалада автозаправка станциясендә шартлау аркасында һәлак булучылар саны 35 кешегә җитте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Махачкалада янгын урынында тагын биш кешенең мәете табылган», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» шартлау вакытында 105 кеше зыян күргән, 30 кеше һәлак булган дип хәбәр иткән иде.
Искәртик, кичә кич Махачкалада автосервиста янгын чыккан, аннары ул заправкага күчкән һәм шартлау булган. Махачкала хакиямиятендә кабат шартлау булу куркынычы турында белдергәннәр иде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре авария-коткару эшләрен дәвам итә. Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов хәбәр иткәнчә, һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә Дагыстанның резерв фондыннан матди ярдәм буларак акча бүлеп биреләчәк.
Дагыстан хакимияте 15 августны матәм көне дип игълан итте.