Миңнеханов «ПИК - махсуслаштырылган төзүче» җитәкчесе белән торак базары турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында «ПИК - махсуслаштырылган төзүче» ГАҖ генераль директоры Иван Поландов белән очрашты. Алар республикада төзелеш тармагы үсеше турында да фикер алыштылар.
Миңнеханов һәм Поландов торак базары, заманча төзелеш материалларын куллану турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
15тән артык төбәктә эшли торган ПИК соңгы елларда Россиядә торак төзелеше тармагы лидерларының берсе булды. Татарстанда компания «Сиберово» торак комплексы, «Нокса-парк» һәм башка проектларны гамәлгә ашыра.
Искәртик, узган атнада хәбәр ителгәнчә, Татарстан торакны файдалануга тапшыру эшләрен 80,6 процентка төгәлләде - бу 2,498 млн кв.м. Казан торакны файдалануга тапшыру буенча Россиянең йөзләгән шәһәре арасына эләкте.