Икенчел торакка ипотека ставкалары 15 процентка кадәр үсәргә мөмкин
Экспертлар икенчел торакка ипотека ставкаларының 15 процентка кадәр артуын көтә.
Россия Банкы төп ставканы 12 процентка күтәргәннән соң, икенчел торакка ипотека ставкалары 15 процентка кадәр үсәргә мөмкин, ди базар экспертлары. Бу хакта «РИА Недвижимость» яза.
Россия Банкы сишәмбе көнне директорлар советының чираттан тыш утырышында төп ставканы берьюлы 3,5 процент пунктына — еллык 12 процентка кадәр күтәрде. Бу — 2022 елның маеннан иң югары ставка.
«Махсус оптимистик белдерүләр булмаса, базар ставкасы 15 процентка җитәчәк. Инфляция белән көрәш турында һәртөрле сөйләшүләр тизләтүгә китерәчәк. Пессимистик рәвештә — 1 сентябрьгә, оптимистик рәвештә — 1 октябрьгә», — дип сөйләде «Русипотека» компаниясенең баш эксперты Сергей Гордейко.
«Миэль» челтәренең идарәче директоры Александр Москатов ипотека ставкасы 15 проценттан да артып китәргә мөмкин, дип фаразлый, ә Optima Development коммерция директоры Дмитрий Голев күпчелек банкларда ставкалар 15-16 процентка җитәчәк, әмма мондый хәл озак дәвам итмәячәк, дип саный. Шул ук вакытта Москатов ставканы 1 процентка арттыру, кагыйдә буларак, кредитларга ихтыяҗны 5 процентка киметә, дип өстәде.
НКР рейтинг агентлыгының идарәче директоры Михаил Доронкин фикеренчә, Россия Үзәк Банкының сентябрьдә узачак киләсе утырышында кредит-акча сәясәте йомшартылган очракта да, ставканың 8,5 процентка кайтуы бик шикле. Ул шулай ук банкларның стандарт базар программалары буенча ставкалары нәтиҗәдә, ким дигәндә, 2 процентка артачак дип саный, кредитка торак сатып алучылар өчен ул да сизелерлек саннар.