Миңнеханов: Бүгенге көндә Кытай белән аралашу — өстенлекле юнәлеш
Бүгенге көндә Кытай белән аралашу өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «РОСТКИ («Шытымнар», «Үсентеләр»): Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.
«Кытай — илебезнең стратегик партнеры. Төп бурыч – форумны иң югары дәрәҗәдә уздыру, Татарстанның мөмкинлекләрен һәм лаеклы дәрәҗәсен күрсәтү», – дип белдерде Миңнеханов. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узды. Аны Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия-Кытай элемтәләре барлык юнәлешләр буенча да, шул исәптән нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итү, югары технологияләр өлкәсендәге элемтәләр, Кытай компанияләрен махсус икътисади зоналарга җәлеп итүдә үсеш ала. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр региональ дәрәҗәдә дә үсештә.
Утырышта Татарстан Республикасының Кытай провинцияләре белән эшләү тәҗрибәсе зур булуы һәм аның форумның төп оештыручысы һәм мәйданчыгы булып торуы ассызыкланды.
Беренче Россия-Кытай «РОСТКИ» (»Шытымнар», «Үсентеләр») форумы 7-8 сентябрь көннәрендә Казанның «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Форумда 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.