Россия мәчетләрендә Махачкалада шартлауда һәлак булучылар рухына дога кылалар
Махачкалада автоягулык салу станциясендә шартлауда кешеләр вафат булу сәбәпле, мәчетләрдә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мәхәлләләрендә һәлак булучылар рухына дога кылалар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Махачкалада автоягулык станциясендә шартлау аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм безнең дин әһелләре исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашам. Күп кенә туганнарыбызның, кечкенә балаларыбызның гомере өзелде. Фаҗига беркемне дә битараф калдыра алмый. Без барыбыз да - бөтен Россия буенча имамнар һәм мәхәллә һәлак булганнар рухына һәм зыян күрүчеләрнең савыгуы өчен дога кылабыз», - дигән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Дамир Мөхетдинов.